“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Камка ” дигән мастер - класс үтте

2019 елның 26 апреле, җомга

2019 елның  26 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү  үзәгендә  Кашерова  Светлана һәм Самойлова Гөлчәчәк тарафыннан “Камка” дигән иҗади мастер – класс оештырылды. Дәреснең максаты балаларда иҗади сәләтләрне, фантазияне һәм пространстводагы күзаллауны үстерү.

Дәрес башында балалар өчен яз турында викторина үткәрелде, яз һәм бөҗәкләр уяну турында сораулар бирелде.

Уртак уйлану өчен балаларга һәм әти – әниләргә “Ни өчен камканы шулай дип атаганнар?” дигән сорау бирделәр.

Әңгәмә барышында балалар камканың авыл хуҗалыгы өчен файдасы турында кыскача мәгълүмат алдылар.

Аннары кызыл һәм кара төсле кәгазьдән балалар ата- аналар белән бергә төсле кәгазь рулончикларын кулланып кул эшләре ясадылар. Эш балалардан зур тырышлык һәм пөхтәлек таләп итте.

Чарада 20 бала һәм 4 ата – ана катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International