“Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йорты "Бөтенроссия урман утырту көне" акциясендә катнашты.

2019 елның 26 апреле, җомга

 Татарстанда, елдагыча, урманга сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын саклау, яңадан үстерү һәм арттыру проблемаларына җәмгыять игътибарын җәлеп итү максатыннан, "Бөтенроссия урман утырту көне" акциясе игълан ителде. Шул ук максатка таянып, “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында, “Изгелекне бергә үстерәбез” исемле акция дәвам итә. Бу көнне республикада теләге булган һәр кеше агач утыртуда катнашырга мөмкин. “Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм биредә тәрбияләнүчеләр бүген әлеге ике акциядә катнашты. Алар интернат-йорт территориясендә 50 спирей һәм 10 миләш агачы утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International