Бөек Ватан сугышы музеенда

2019 елның 26 апреле, җомга

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан «Гнездышко» приютында тәрбияләнүче балалар Яшел Үзән муниципаль районының 9 нчы лицеенда урнашкан Георгий Константинович Жуков исемендәге Бөек Ватан сугышы музеенда булдылар. Чараның максаты – Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрне тирәнәйтү, патриотизм тәрбияләү, халкыбызның героик үткәне өчен горурлык хисе, Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калган өлкән буынга хөрмәт тәрбияләү. Мондый очрашулар бик кирәк һәм мөһим. Алар хәзерге заман балаларын тыныч яшәү, уку һәм эшләү мөмкинлеге өчен илебез түләгән бәяне беркайчан да онытмаска өйрәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International