Балык Бистәсенең Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү узәгендә өлкәннәр өчен Хәйрия акцияләре уткәрү күптән инде матур традициягә әйләнде.Ел саен Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан өйдә социаль хезмәт курсәтү булекчәсендә социаль хезмэт алучы Боек Ватан сугышы ветераннары өчен “Чиста йорт” хәйрия акциясе оештырыла.
Бу социаль хезмэткәрләр көче белән үткәрелүче акция өйдә социаль хезмәт алучы ветераннарның конкүрешен яхшырту чараларының бер өлеше булып тора.
Социаль хезмэткәрләр ветераннарның өйләрен җыештырдылар, тәрәзәләрен юдылар, мичләрен агарттылар, бакчаларында тәртип урнаштырдылар, ишегалларын җыештырдылар.
“Без үз хезмәтләребез белән ветераннарга булышып кына калмыйча, аларның кәефләрен дә күтәрергә тырышыбыз, алар моңа лаек. Һәр ветеран-үз язмышы, үз холкы булган кеше. Яшьләре олыгая барган саен алар өчен үзләрен кирәкле һәм иһтирамга лаек итеп тою бик мөһим,-диләр социаль хезмәткәрләр.
Ветераннар бу ярдәмне социаль хезмәтнең аеруча кайгыртуын билгеләп, зур рәхмәт белән кабул иттеләр.