26 апрель 2019 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр Пучы авылында урнашкан “Абдулла” мәчетендә булдылар.
26 апрель көнне, “Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Габдулла Тукайнын туган коне унаеннан, интернат-йорт пеөиалистлары Людмила Җамалетдинова һәм Алҗбина Сираева “Без – Тукайлы халык мәңгегә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
26 апрель көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы» Социаль Хезмәт Күрсәтү Дәүләт Автоном Учреждениесе «Исток-Башлангыч» үзәгендә социаль ярдәм алучы балигъ булмаган балалар өчен Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Чернобыль атом электростанциясендәге һәлакәт еллыгына багышланган «Чернобыль һәлакәте» исеме астында лекторий уздырылды.
2019 елның 26 апрелендә “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Мөхәммәтҗанова А. А. татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның туган көне уңаеннан чара үткәрде. Чараның максаты балаларны Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, аларда гаделлек, намуслылык, игелеклелек, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияләү иде. Биредә барлыгы бүлекчәдә исәптә торучы 5 бала катнашты. Алар бик теләп шагыйрьнең әкиятләре буенча төзелгән викторинада актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Чара азагында Тукай әсәрләре буенча төшерелгән “Сөткә төшкән тычкан ”, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” мультипликацион фильмнарын карау оештырылды. Балалар игелеклелек, кайгыртучанлык, авыр чакта ярдәмгә килү кебек әхлакый сыйфатлар турындагы карашларын баеттылар.
“Минем шәһәр урамнары” муниципаль проекты кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 23 бала өчен “Минем яраткан Тукай урамым” дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы үткәрде. Максат: балаларда иҗади активлыкны формалаштыру өчен шартлар тудыру; сәнгать тәмен үстерү; патритизм, үз шәһәре өчен мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.
Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан " Радуга "комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы социаль ярдәм алучы яшүсмерләр катнашында чара узды.
2019 нчы елның 25 нче апреле көнне «Веста» үзәге белгече Римма Борисова Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне искә алу көненә багышланган чаралар кысаларында 13 балигъ булмаган бала өчен «Без хәтерлибез» дигән кинотренинг-дәрес үткәрде.
Чараның максаты-Чернобыль АЭСындагы һәлакәт мисалында экологик фаҗиганың әһәмиятен күрсәтү, әйләнә-тирә табигатькә карата җаваплылык хисен формалаштыру.
2019 елнын 25 апрелендэ, Боек Жинунен 74 еллыгын билгелэу унаеннан,