28 апрельдә Бөтендөнья Хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Ел саен бу көнне эш бирүчеләр, профсоюзлар, хезмәт коллективлары производстводагы имгәнү очраклары, һөнәри авырулар һәм бәхетсезлек очраклары проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрәләр. Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» үзәгендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган җыелыш узды.
Хезмәтне саклау мәсьәләсе буенча үзәк директоры Г. И. Хуҗина чыгыш ясады. Бөтендөнья хезмәтне саклау атнасының мөһимлеген билгеләп үтте, бу атналыкның хезмәтне саклау өлкәсендә эшчәнлекнең яңа тенденцияләренә һәм үсеш перспективаларына, куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итүгә, экология һәм сәламәтлекне саклауга багышланган глобаль дискуссия мәйданчыгы булып торуын ассызыклады. Хезмәтне саклау максатыннан, 2019 елда «Шәфкать» үзәгендә 93 эш урыны буенча хезмәт шартларын махсус бәя үткәрү планлаштырылуы турында әйтте.
Хезмәтне саклау буенча белгеч И.Ф.Галиев билгеләп үткәнчә, төп урынны профилактика стратегияләре алып торса, уңай эмоциональ халәтне саклап калу буенча, эш урынында эшчәнлек аеруча нәтиҗәле була. Шулай ук хезмәт гигиенасы һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да, эшләүче ир-атлар һәм хатын-кызларның эмоциональ киеренкелеге йомшаруына, эш сыйфаты яхшыруга ярдәм итә, хезмәткәрләрнең травмалар алу куркынычын киметә.