“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Гармония» хореографик коллективы бәйрәм концерты

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

30 нчы апрель 2019 нчы ел, сишәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Гармония» ветераннар хореография коллективының «Яз һәм хезмәт»көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.

Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, мәдәни ял тирәлегенә, бию сәнгатенә җәлеп итү һәм ял итү тәҗрибәсен тапшыру иде.

Концерт программасын алып баручы Любовь Гостева социаль хезмәт алучыларны "Яз һәм Хезмәт" бәйрәме белән котлаудан башлады, ныклы сәламәтлек, социаль актив тормыш теләде.

Шәһәр, республика, бөтенрусия бәйгеләре һәм фестивальләре лауреатлары булган  ветераннарның иҗат коллективы, тамашачыларны күтәренке рух һәм оптимизм белән әсир итте.  Алар артистларның һәр чыгышын аеруча җылы кабул иттеләр. Тылсымлы музыка, нәзакәтле, дулкынландыргыч биюләр белән хозурландырдылар һәм көчле алкышларга күмделәр.  Любовь Гостева һәм  Михаил Авдеевның шаян, мәзәк шигырьләре,  Александр Свищевның аккомпанементы астында рус халык биюләре, дәртле җырлар, такмаклар социаль хезмәт алучыларның бәйрәм атмосферасын тагын да тулыландырды.

Тамашачылар артистларны җылы кабул итттеләр, сокландыргыч чыгышлары өчен аларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

Чарада 30 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International