Һәр илнең, һәр халыкның озак вакытлар дәвамында ел саен үткәрелә торган үзенең төп бәйрәме бар. Россиянең дә шундый бәйрәме бар. Бу Җиңү Көне, ул 9 майда билгеләп үтелә.
Теге яки бу вакыйга турында сөйләүче символлар бар. Менә инде күп ел рәттән Җиңү символы буларак георгий тасмасы кулланыла. Аны Россия шәһәрләре урамнарында бәйрәм алдыннан тараталар, аны автомобиль антенналарына һәм сумкаларга бәлиләр. «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүлэт автоном учреждениесе социаль педагоглары да әлеге традициядән читтә калмады һәм 2019 елның 30 апрелендә Чистай шәһәре халкына георгий тасмалары тараттылар һәм аларны ничек киеп булганлыгын аңлаттылар.