2019 нчы елның 29 нчы апрелендә, Теләче муниципаль районы җитәкчелеге Җиңу көне унаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарында булды. Бу якынлашып килүче зур бәйрәм белән аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Теләче муниципаль районы башлыгы Ильдус Зарипов исеменнән котладылар, котлау открыткалары һәм кучтәнәч тутырылган пакет тапшырдылар.