“Безнең шәһәр урамнары” муниципаль проекты кысаларында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланган зур чара үткәрелде. "Веста" Үзәге

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

2019 нчы елның 26 нчы апреле көнне Габдулла Тукай исемендәге парк территориясендә “Безнең шәһәр урамнары”  муниципаль проекты кысаларында бөек татар шагыйре туган көненә багышланган зур чара үткәрелде. Максаты: катнашучыларның иҗади һәм коммуникатив сәләтләрен үстерү, бәйрәм атмосферасы тудыру, шәһәреңә карата ихтирамлы һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Бәйрәмдә шәһәр халкы һәм кунаклары төрле уеннарда, квестларда, викториналарда һәм конкурсларда катнашты, килүчеләр концерт программасы карадылар, Г. Тукай шигырьләрен тыңлый һәм күңел ача алдылар. “Веста” үзәге белгечләре балалар өчен картон йорт макетлары ясау буенча мастер-класс әзерләп, чараны оештыруда актив катнаштылар. Барысы да әзер булгач, “төзүчеләр” үз йортларын алдан әзерләнгән макетка урнаштырдылар һәм территорияне чәчәкләр белән яшелләделәр. Мастер-класстан соң күңелле уеннар һәм конкурслар вакыты җитте, аларда балалар үзләренең талантларын, иҗади сәләтләрен, көч һәм җитезлекләрен күрсәтә алдылар. Катнашкан өчен һәр бала татлы күчтәнәчләр алды. Бәйрәм бик якты һәм күңелле үтте, әлеге көн барлык катнашучыларга уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International