«Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» үзәге «Георгий тасмасы» акциясен үткәрә

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Сарман  муниицпаль районында Җиңү көненә багышланган «Георгий тасмасы» патриотик  акциясе старт алды. “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге  каршындагы  "Волонтер» иреклеләр берләшмәсе активистлары белән “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Сарман булекчэсе вәкиле халыкка   георгий тасмалары  тараттылар.

Тасма кечкенә генә булса да, бик тирән мәгънәгә ия. Ул -  җиңү, батырлык, кыюлык һәм Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбыз язмышына тигән газаплар символы да.  Иң мөһиме – хәтер символы, боларның барысын да кичергән кешеләргә рәхмәтебез символы. Тасмаларга сорау зур, алар тиз арада кулдан – кулга күчеп бетә. Кайберәүләр күз яшьләрен тыя алмый. Җиңү символы гаиләләрнең шәхси  тарихлары белән дә бәйле.

 Гасырлар дәвамында  ныклык, татулык  символы булган Изге Георгий исемен йөрткәч, тасма да “Георгий тасмасы” диеп атала. Кайчандыр ул совет чорының иң югары бүләкләре саналган “Дан ордены”, “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”  медальләрен, орденнарын да бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International