Хезмәткәрләрнең һәм тәрбияләнүчеләрнең, янгын сүндерүчеләр килгәнче, янгын вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен ныгытуга юнәлдерелгән гамәли дәресләр һәм күнегүләр үткәрелде.
Хезмәткәрләр белән һәрдаим янгын куркынычсызлыгы буенча кунекмәлэр уздырыла. Приютта яшәүче балалар өчен даими рәвештә әңгәмәләр һәм дәресләр уткәрелә.
«Надежда» социаль приютында чираттагы янгын куркынычсызлыгы күнекмәсе үткәрелде. Анда приют хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләр катнашты.
Практик өйрәнүләр башланыр алдыннан приют хезмәткәрләре белән «Янгын чыккан очракта гамәлләр» темасына инструктаж үткәрелде. Балаларга ачык утның куркынычлыгы һәм янгын сүндерүнең куркынычсыз ысуллары турында сөйләделәр, янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Күнегүләр үткәрү вакытында балалар һәм приют хезмәткәрләре узләрен тыныч тоттылар. Дөрес һәм төгәл гамәлләр кыска вакыт эчендә бинадан куркынычсыз урынга эвакуацияләнергә мөмкинлек бирде.
Эвакуация тәмамлангач, приютта тәрбияләнүчеләрнең исемлеген барладылар. Соңыннан йомгак ясалды.