2019 елның 29 апрелендә хезмәт буенча инструктор Давыдова О.Н. 12-16 яшьлек балалар белән «Шоколадлы печенье» темасына дәрес үткәрде. Максат: балаларда төче камырдан печенье әзерләү кагыйдәләре турында белемнәрен формалаштыруны дәвам итү.Дәрестә 5 бала катнашты.
Дәрестә балалар төче камыр төрләре белән танышуны дәвам иттеләр,һәм өстәмә продукт камырның тәмен үзгәртүен күрделәр.
Көнкүреш электр приборлары белән эшләү куркынычсызлыгы техникасын кабатладылар.Аннары практик эшчәнлеккә керештеләр, анда рецепт буенча үзләре шоколадлы төче камыр изделәр, аны уклау белән җәйделәр, формалар ярдәмендә сыннар кистеләр, табага җәеп, мичтә пешерделәр.
Куелган бурычны балалар башкарып чыкты, печенье тәмле, аппетитлы булды.Балалар печенье әзерләү процессына җаваплы килделәр, эштә төгәллек күрсәттеләр.