Казан инновацион университеты волонтерлары һәм «Гнездышко» социаль приюты карамагындагы балалар Яшел Үзән муниципаль районындагы «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өйдә социаль хезмәтләр алучы Исаевлар гаиләсе йортын җыештырдылар.
Киләчәк әкияттәге кебек үк төзелә алмый, ул кирпеч буенча зур йорт буларак төзелә.
Балтач районының “Бөтенроссия инвалидлар оешмасының татар республика оешмасы” – “Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте” җирле җәмәгать оешмасы һәм “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көйле эшләве нәтиҗәсендә коммерциячел булмаган оешмалар бәйгесенә җибәрелгән “Спорт һәркем өчен” (“Спорт для всех”) проекты булдырылды.
2019нчы елның 24 маенда “Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Гүзәл Җиһаншина "Бергә күңелле» дип исемләнгән клуб кысаларында 10 мөмкинлекләре чикле балалар белән “Хыял дөньясында” дип исемләнгән чара үткәрде.
Гондыр авылында гомер итүче Васильева Ольга Васильевнага 23 май көнне 105 яшь тулды.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрү кысаларында, Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр “Казан арты” музеенда булдылар.
2019 елның 24 маенда «Нурлат картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында» «Славян язуы һәм мәдәнияте көне» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.
Чара барышында белгечләр чарада катнашучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, Русьтә язма таралу юлын күзәттеләр. Өлкәннәр йортының социаль хезмәт алучылар бу көннең дәүләт дәрәҗәсендә генә билгеләнмәвен белделәр.
2011 нче елның 22 нче маенда «Росток» клубы эшчәнлеге кысаларында “Веста” үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова “Бөҗәкләр дөньясында” дигән төркемле дәрес үткәрде.
Максат: балаларга тирә-юньдә яшәүче бөҗәкләр турында искәртү, аларның нинди төрләре булуын күрсәтү, аларны аерырга, тышкы кыяфәтнең характерлы үзенчәлекләрен формалаштырырга өйрәтү. Игътибарны, төркемдә эшли белүне, вак моториканы үстерү.
24 май 2019ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр психолог Фәрхетдинова Р.Р. җитәкчелегендә “Перфорацияләнгән салфеткадан ананас” ясадылар.
«Әйләнә-тирәдәге кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү» программасы кысаларында «Веста» үзәгенең социаль педагогы Марта Камалова 15 балигъ булмаган бала арасында «Вербаль булмаган аралашу» дигән дәрес үткәрде. Максат: әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашуның вербаль булмаган ысуллары турында төшенчәне формалаштыру; вербаль булмаган аралашу ысуллары буенча башка кешенең торышын билгели белүне үстерү.