“Спорт һәркем өчен” проектын тормышка ашыру

2019 елның 24 мае, җомга

Коммерциячел булмаган оешмалар cоциаль-әһәмиятле проектларын тормышка ашыру өчен ел саен финанслау (субсидия, акчалата ярдәм) ала алалар.

 Балтач районының “Бөтенроссия инвалидлар оешмасының татар республика оешмасы” – “Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте” җирле җәмәгать оешмасы һәм “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көйле эшләве нәтиҗәсендә коммерциячел булмаган оешмалар бәйгесенә җибәрелгән “Спорт һәркем өчен” (“Спорт для всех”) проекты булдырылды.

 Проектның максаты:

 1. Мөмкинлекләре чиклеләрнең социаль статусларын торгызуга шартлар тудыру, социаль яраклашу һәм җәмгыятьтә үз урыннарын табарга булышу;

2. Ихтыяр көчен куллана ала торган, физик яктан үсә ала торган актив шәхеснең терелүе һәм үсеше;

3. Социаль-әһәмиятле спорт чаралары системасын зурайту.

 Бурычлар:

 1.     Дөнья халыкларының өстәл спорт уеннары ярдәмендә инвалидларны җәмгыятькә ияләштерү;

2.     Инвалидларның фикер йөртү барьерларын бетерү;

3.     Системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче инвалидларның санын арттыру.

 Кыскасы: проект өстәл уеннары булдыру өчен, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне өйрәтү, аларга үз сәләтләрен ачу һәм үстерү мөмкинлеген бирү өчен генә түгел, спорт белән шөгыльләнүче инвалидларның санын арттыру һәм аларны җәмгыятькә чыгару өчен дә эшләнде.

 Чыннан да яхшы идея тиешенчә ярдәм ала алды. 2018 нче елның декабрендә Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәл спорт уеннарын алу өчен 95 900 сум акча бүлеп бирелде.

 Эш озакка сузылмады, тәэмин итүче табылды, заказ бирелде, “Бочча”, “Новус”, “Кульбуто һәм Джаккола” 4 төрле өстәл уеннары алынды. Гадәти булмаган исемнәр оригиналь тышкы күренешкә һәм уен кагыйдәләренә туры килә. Һәр уенчы үз физик мөмкинлекләреннән чыгып үз индивидуаль темпын һәм уен стилен сайлый, координациясен үстерә, үз спорт дәрәҗәсен шомарта ала.

 Әлеге проектның яхшы уку-укыту базасы бар. Сентябрь аенда Республика инвалидлар җәмгыяте яңа өстәл уеннарының кагыйдәләре белән танышу өчен зона уку-укыту дәресләре оештырды. Арча педагогика көллияте волонтерлары аңлаешлы формада җиһазларны әзерләргә (җыярга) өйрәтте, кагыйдәләрне аңлатты, практикада уен процессын күрсәтте, баллар чутлау алгоритмына аңлатма бирде. Шуны әйтергә кирәк, безнең делегациянең иң пассив әгъзалары да әлеге чарадан илһамланып, үз районнарында да шул ук уеннарны үткәрү теләге белән янып кайтты, чараны оештыручылар мөмкинлекләр табу һәм җиһазлар булдыру турында уйлана башлады.

 Әлеге зур, күп көч куюны таләп итә торган эш партнерлар ярдәменнән башка мөмкин түгел. Без җирле массакүләм мәгълүмат чараларыннан – “Хезмәт” газетасы һәм “Кайтаваз” радиокомпаниясеннән ярдәм булыр дип ышанып калабыз. Алар – безнең хезмәт нәтиҗәсен, ярышлардагы җиңү чаткысын, уздырылган һәм уздырылачак чараларыбызны, җиңүләребезне чагылдыручы юллар. Яшьләр үзәге инструкторлары дәресләрне махсус билгеләнгән урыннарда гына түгел, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә дә барып бирерләр дип ышанып калабыз.

 Проектның ахырына – 2019 елның ноябренә без өстәл спорт уеннары белән регуляр рәвештә шөгыльләнергә мөмкин булганча күбрәк кешене – якынча 400 инвалидны – район инвалидларының гомуми саныннан 10 процентны җәлеп итү бурычын куябыз.

Безнең “Спорт һәркем өчен” проекты районда җайлаштыру уеннары буенча көчле, конкуренциягә сәләтле команда оештыруга яхшы база булыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International