Түбән Каманың "Веста" үзәгендә вербаль булмаган аралашу ысулларына өйрәнделәр

2019 елның 24 мае, җомга

«Әйләнә-тирәдәге кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү» программасы кысаларында «Веста» үзәгенең социаль педагогы Марта Камалова 15 балигъ булмаган бала арасында «Вербаль булмаган аралашу» дигән дәрес үткәрде. Максат: әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашуның вербаль булмаган ысуллары турында төшенчәне формалаштыру; вербаль булмаган аралашу ысуллары буенча башка кешенең торышын билгели белүне үстерү.

 Дәреснең мәгълүмати өлешендә, яшүсмерләр вербаль булмаган аралашуның нинди элементлары бар икәнен: тавыш тембры һәм интонация, жестлар, гәүдә хәрәкәте, сын, мимика.

Дәреснең гамәли өлешендә катнашучылар вербаль булмаган аралашу компонентларыннан файдалана алдылар. Мәсәлән, балалар пассажир ролен уйнаган «Автобус» күнегүендә аларга башка автобуста утырган кешегә мәгълүмат тапшырырга кирәк иде. Автобуслар светофор янында басып торган вакытта аның карамагында нибары бер минут вакыт бар иде. Шуннан соң балалар бер-берсен ничек аңладылар, нинди чаралар нәтиҗәле булды икщнен башкаларга да сөйләделәр. «Рәсем телләре белән сөйләшик» күнегүендә катнашучылар парларга бүленде. Уен буенча катнашучылар кәгазь битендә партнерга әйтергә кирәкле әйберне кәгазь битенә ясарга һәм рәсемне «укырга» һәм аңлатырга кирәк булды. Балаларның күбесе әңгәмәдәшенә җиткерергә тиеш булган фикерне аңлата алдылар, кайберләре «тере» сөйләменнән башка нәрсә әйтергә кирәклеген аңлатуы авыр булды.

Дәрес ахырында балалар педагогка үткәрелгән дәрес өчен рәхмәт белдерделәр, башкарылган эштән бик канәгать булуларын, яхшы кәеф алуларын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International