ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2019 ел
җомга

2019 елның егерме дүртенче маенда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Вафина Йолдыз Назим кызы һәм Мифтахова Гөлия Ибрагим кызы Федераль Җәзалар үтәтү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең җинаять - башкарма инспекциясе Арча өлкән инспекторы Фазылҗанов Айнур белән берлектә «бәйләүче җеп»дигән темага дәрес үткәрделәр. Чараның максаты: ата-аналарның тәрбия функцияләрен, баланың интеллектуаль, әхлакый үсешенә йогынты механизмнарын ачу. Вафина Йолдыз катнашучыларны гаиләдә гармонияле мөнәсәбәтләр булдыруга ярдәм итүче төп кагыйдәләр белән таныштырды. Социаль педагог Мифтахова Гөлия «гаиләдә хәмер һәм тәмәке куллануга карата кызыксындыру мотивларын формалаштыручы традицияләр» темасы белән таныштырды. Очрашу ахырында тематик буклетлар таратылды.

 

Татарстан профсоюз оешмасы тарафыннан оештырылган «Мин Ватаным белән горурланам!» исеме астында үткәрелгән Республикакүләм балалар рәсем конкурсына йомгак ясалды. Конкурс 2019 елның 2 мартыннан 26 апреленә кадәр үткәрелде, анда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Әтнә муниципаль районындагы “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре - профсоюз әгъзаларының балалары катнашты. Конкурсның максаты - балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, туган якның бай тарихына якынаю, балаларда ныклы гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләренең уңай образын формалаштыру иде. Балалар гражданлык позициясе һәм туган якка мәхәббәт күрсәткәннәре өчен дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Кинотерапия технологиясен тормышка ашыру кысаларында Крым-Сарай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә интернат - йорт белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен Л. Гайдай фильмнарын күрсәттеләр.

2019 елның  24 маенда  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү  үзәгендә  балалар һәм ата- аналар өчен “Техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр” темасына танып – белү әңгәмәсе үтте.

2019 елның 23 маенда Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре пластилиннан әвәләп ясау буенча төркемле дәрес үткәрде.

2019 елның 20 hәм 21 маенда Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм газ хезмәте вәкилләре белән берлектә Питрәч районы буенча 70 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк ялгыз яшәүче, хуҗалыкларында теркәлгән башка кешеләр булмаган гражданнарны өйләренә барып

23 апрель көнне “Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Минем адрес – Советлар Союзы” дип аталган ретро-кичә булып узды.

      24  нче май көнне Россияда славян язуы һэм культурасы көне.  Шул уңайдан Мамадыш картлар йорты  китапханәсендә “Уз исемеңне кирилица ярдәмендә яз” дип аталган акция утте. 

2019 елның 24 маенда Түбән Кама муниципаль районының Кама Аланы психоневрология интернатының футбол кырында, социаль хезмәт алучылардан оештырылган ике команда арасында мини-футбол буенча дусларча ярышлар узды.

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Сәламәтлек тубы» дигән мастер-класс үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International