Игелек һәм игътибар визиты

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Игелек һәм игътибар визиты

Казан инновацион университеты волонтерлары һәм «Гнездышко» социаль приюты карамагындагы балалар Яшел Үзән муниципаль районындагы «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өйдә социаль хезмәтләр алучы Исаевлар гаиләсе йортын җыештырдылар.

Гаиләдә ике өлкән, инвалид, тыл хезмәтчәннәре яши. Волонтерлар ярдәмгә мохтаҗ  олы яшьтәге ялгыз яшәүче ветераннарны сайладылар.

Яшьләрнең һәм үсеп килүче буынның мондый чараларда катнашуы-ул игелеклелек, мәрхәмәтлек һәм социаль җаваплылык рухын тәрбияләү. Волонтерлар ярдәме өй эшләрен башкаруда гына түгел, ә яшь буынның олылар белән чын күңел аралашуыда булды.

Ветераннар игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен  яшьләргә бик рәхмәтле булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International