Гондыр авылында гомер итүче Васильева Ольга Васильевнага 23 май көнне 105 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәчесе Алсу Гатиятуллина, Шубан авыл җирлеге башлыгы Раиф Мөҗипов һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлегеннән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.