"Бергә күңелле» дип исемләнгән клуб кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар белән “Хыял дөньясында” дип исемләнгән чара үтте

2019 елның 24 мае, җомга

2019нчы елның 24 маенда “Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Гүзәл Җиһаншина "Бергә күңелле» дип исемләнгән клуб кысаларында 10 мөмкинлекләре чикле балалар белән “Хыял дөньясында  дип исемләнгән чара үткәрде. Чараның максаты- укучыларның психологик сәламәтлекләрен яхшырту, балаларның иҗади потенциалын үстерү, аралашу даирәсен киңәйтү. Дәрес барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше нигезләре белән таныштылар һәм төрле ярмалардан плакат ясадылар. Орлык һәм ярмалар-кул эшләнмәләре ясау өчен бик яхшы материал,чөнки алардан бик күп кызыклы эшләнмәләр ясарга була. Әмма ярмадан эш беренче карашка гади кебек тоела. Ул түземлек һәм тырыш хезмәт таләп итә. Бу исә, кулларның вак моторикасын, балаларның иҗади потенциалын үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International