ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрү кысаларында, Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр “Казан арты” музеенда булдылар. Экскурсовод туган як тарихы һәм аның тарихи вакыйгалары белән аңлаешлы һәм кызыклы итеп таныштырды. Балалар һәм аларның әти-әниләре монда күп төрле тарихи экспонатлар, төрле милләт киемнәрен, сугыш чорындагы флаг һәм байракларын күрделәр.
Экскурсияның максаты булып, балаларда патриотик рух һәм гражданлык хисе тәрбияләү тора. Балалар монда күргәннәр аша шул чорда булып дәүләтебезнең барлык тарихи вакыйгаларын тойган кебек булдылар. Алар гади крестьян һәм эшчеләрнең яшәү рәвеше, көнкүреше никадәр авыр булуын, аларның эш кораллары һәм көнкүреш кирәк-яраклары белән таныштылар.
Тәрбияче Филсинә Гарәфиева әйтүенчә, мондый чаралар балаларның дөньяны танып-белүләрен киңәйтә, туган як тарихына кызыксыну уята. Шулай ук ул, бары тик музейда гына үзеңнен тарихи тамырларыңны, халык чыганакларын күреп, тоеп булуын билгеләп үтә.