"Веста" үзәгендә балигъ булмаган балалар өчен “Бөҗәкләр дөньясында” дигән төркемле дәрес үтте

2019 елның 24 мае, җомга

2019 нчы елның 22 нче маенда «Росток» клубы эшчәнлеге кысаларында “Веста” үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова “Бөҗәкләр дөньясында” дигән төркемле дәрес үткәрде.

Максат: балаларга тирә-юньдә яшәүче бөҗәкләр турында искәртү, аларның нинди төрләре булуын күрсәтү, аларны аерырга, тышкы кыяфәтнең характерлы үзенчәлекләрен формалаштырырга өйрәтү. Игътибарны, төркемдә эшли белүне, вак моториканы үстерү.

Дәрес бөҗәкләр дөньясы турында әңгәмә белән башланды, педагог балаларга аларның күп санлы булуларын әйтеп үтте, зарарлы һәм файдалы бөҗәкләр турында сөйләде, аларның тормыш шартларына ничек яраклашуын исәртеп үтте.  Әңгәмәдән соң балалар табышмаклар чиштеләр һәм педагог аларга «Йөгерә, сикерә, оча» уенында уйнарга тәкъдим итте. Шуннан соң балалар камка сынын пластилиннан ясадылар, чөнки нәкъ менә ул күп халык әкиятләре һәм риваятьләрендә очрый, мультфильм уйлап табучылар да аларны читләтеп узмый, чөнки бу хезмәт сөючән бөҗәкләр башкаларга бер дә ошамаган бит.

Дәрес ахырында барлык катнашучылар бер-берсенәясаган кул эшләрен күрсәттеләр. Балалар вакытны яхшы үткәрделәр, уңай эмоцияләр алдылар һәм яхшы кәеф белән эшләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International