24 май 2019ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр психолог Фәрхетдинов Р.Р. җитәкчелегендә “Перфорацияләнгән салфеткадан ананас” ясадылар. Түгәрәкнең максаты: перфорацияләнгән салфеткалардан эшләнмәләр ясау технологиясе белән танышу нигезендә өлкәннәрнең иҗади фикерләү һәм матурлыкны күрә белү сәләтен арттыру. Иҗади хыялларны үстерү, образлы фикерләүне үстерүгә ярдәм итү, ә иң мөһиме – яхшы кәеф булдыру безнең төп максатыбыз.