Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре ай саен “Янгын куркынычсызлыгы hәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән профилактик дәресләр үткәрелә. 4 нче июлдә чираттагы заезда тәрбияче Гүзәлия Вәлиева “Гадәттән тыш хәл hәм янгын нәрсә ул” дигән профилактик чара уткәрде.
"Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" технологиясе 2019 елның гыйнварыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гамәлгә кертелде һәм алып барыла. Бу вакыт эчендә дәресләрдә 80нән артык социаль хезмәт алучы булды.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хәзерге вакытта 155 өлкән яшьтәге кешегә 20 социальхезмәткэр эш күрсәтә.
2019 елның 4 июль көнендә Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Гайнетдинова Ф.Т. Үз куллары белән “зоопарк” дип исемләнгән технология кысаларына таянып 1 енче номерлы дәрес үткәрде.
2 июль көнне "Тургай" приютында юл хәрәкәте кагыйдәләре көне уздырылды
Бүген Баулы интернат - йортындагы социаль хезмәт алучылар белән пазлотерапия буенча чираттагы дәрес узды.
Минем гаиләм-минем байлыгым
Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 5нче июльдә гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган “Минем гаиләм-минем байлыгым” исемле рәсем күргәзмәсе оештырылды, анда 16 реабилитант катнашты. Рәсемнәр акварель һәм карандашлар белән ясалган иде, ләкин һәр рәсем үзенчә матур иде. Күргәзмә әлеге бәйрәмнең символы булган ромашка белән бизәде.
«Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында» халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй
2019 елның 5 июлендә Балтач районының Сосна авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйбадуллина Мәгъсүмә Муллагали кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
5 июльдә “Астра” үзәгендә балалар һәм ата-алалар өчен “Теләкләр ромашкасы” дигән мастер – класс үткәрелдә.