2019 елның 5 июлендә «Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында» яшәүчеләр өчен интернат хезмәткәрләре Бәдретдинова Г.С һәм Галеева Э.И. белән берлектә Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмебез директорыбыз М. М. Сәлахованың котлавыннан башланды. Шулай ук бу айда юбилейлары булган өлкәннәребезне котлап, исемле бүләкләр тапшырылды. Күп кенә уеннар, ярышлар уздырылды, болар барысы да өлкәннәребез һәм хезмәткәрләр тарафыннан музыкаль котлаулар белән үрелеп барды.
Катнашучылар саны: 67 кеше.