2019 елның 5 июлендә Балтач районының Сосна авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйбадуллина Мәгъсүмә Муллагали кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Сосна авыл җирлеге башлыгы Фәнил Габдрахманов, җаваплылыгы чикләнгән "Сосна" җәмгыяте директоры Фирдәүс Ситдыйковлар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Мәгъсүмә Муллагали кызы озак еллар колхозда эшләгән. Хәзерге вакытта ул улы гаиләсендә яши, биш бала тәрбияләп үстергән, җиде оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.