Арчаның «Өмет чаткысы» “Янгын куркынычсызлыгы hәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”

2019 елның 5 июле, җомга

Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре ай саен  “Янгын куркынычсызлыгы hәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән профилактик дәресләр  үткәрелә. 4 нче июлдә чираттагы заезда тәрбияче Гүзәлия Вәлиева “Гадәттән тыш хәл  hәм янгын нәрсә ул” дигән профилактик чара уткәрде. Ул янгын сүндерү чаралары: янгын сүндерү краннары шулай ук сулыш органнарының шәхси саклану чаралары белән таныштырды. Тернәкләндерү үзәге буенча экскурсия үткәрелде, балалар янгын куркынычсызлыгы буенча стендларны, янгын краны hәм янгын сигнализациясен карадылар. Шулай ук балаларга өстәмә чыгу урыннарының кайда булуын hәм янгын килеп чыкканда нинди юнәлешләрдә хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлатты.

   Тәрбияче сүзләренә караганда, мондый дәресләр балаларда  янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аңлы hәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыралар hәм экстремаль хәлләрдән чыгу юлларын табырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International