Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хәзерге вакытта 155 өлкән яшьтәге кешегә 20 социальхезмәткэр эш күрсәтә.
Халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен социаль хезмәткәрләр үз эшләрендә инновацион технологияләрне актив кулланалар. Эш дәверендә «ретро» терапияне, «тылсымлы йомгак» үткәрәләр. Күп кенә өлкәннәребез «ретро» технологияләрдән сон үзләрен күпкә яшьрәк хис итә. «Тылсымлы йомгак» технологиясе бармакларнын моторикасын яхшырта, өлкән яшьтәге гражданнарыбыз социаль хезмәткәрләр белән берлектә якыннары өчен кечкенә йомшак сюрпризлар әзерлиләр. Инновацион технологияләрне эш дәверендэ куллану безнең өлкән яшьтәге гражданнарыбызга уңай тәэсир итә.