ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Балаларның җәйге ялын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль педагогы Марта Камалова 7-14 яшьлек 16 балигъ булмаган бала өчен “Кванториум” балалар технопаркына экскурсия оештырды.

Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысаларында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен «Һөнәр сайлау нигезләре» курсыннан «Техник һөнәрләр» дип аталган төркемле дәрес үткәрде.

2019 нчы елның 3 нче июле көнне Түбән Кама «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» клубында торучы хатын-кызлар белән “Мәхәббәт бар яшьтә дә килә” дигән темага чираттагы дәрес уздырды.  

Балаларның җәйге ялын оештыру эше санлы социаль участокта Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Лилия Камалова 7-12 яшьлек 13 бала өчен “Урам уеннары” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.

"Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көне кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала арасында «Мәхәббәт белән җылытылган гаилә» дигән төркемле дәрес үткәрде.

Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә җепләренең ныклыгы » дигән бәйрәм концерты белән “Вдохновение” ветераннар хоры иҗат коллективы булды.

8 июль көнне Кама Аланы психоневрология интернатының социаль хезмәт алучылары православие никахын яклаучы изге князь Петр һәм Феврония Муромскийларга багышланган Хәтер көненә поселокның китапханәсенә чакырылган иде. Интернатта яшәүчеләр бәйрәм тарихы һәм аның символикасы белән таныштылар.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Тукай районындагы “Шәфкатъ” социаль хезмәт күрсәтү белгечләре, социаль хезмәткәрләр өйдә социаль хезмәттән файдаланучы гаилә парларын котлады


7
июль, 2019 ел
якшәмбе

Якшәмбе көнне Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узды.

7 июль көнне Кама Аланы психоневрология интернатының социаль хезмәт алучылары " Чулман-Су» мәдәни үзәгендә булдылар. Анда гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Петр һәм Феврония Муромскийлар турында мультипликацион фильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International