2 июль көнне "Тургай" приютында юл хәрәкәте кагыйдәләре көне уздырылды. Балалар белән "Күңелле мәсьәләләр" темасына викторина үткәрелде, анда барлык балалар да кагыйдәләрне кабатладылар. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләре буенча "Юл билгеләре иленә сәяхәт" дигән уен үткәрелде. Максат: балаларның игътибарын үстерү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту булды.
Көн ахырында "Оста куллар" түгәрәге үткәрелде, анда картон һәм кәгазьдән балалар светофор ясадылар.