Үз куллары белән “зоопарк”

2019 елның 5 июле, җомга

2019 елның 4 июль көнендә Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Гайнетдинова Ф.Т. Үз куллары белән “зоопарк” дип исемләнгән технология кысаларына таянып 1 енче номерлы дәрес үткәрде. Дәреснең темасы "Төп эшләү алымнары белән таныштыру". Дәрес вакытында пластилин белән әвәләүнең конструктив, пластик, катнаш ысуллары белән танышу үткәрелде. Балалар пластилиннан төп башлангыч формаларны үтәделәр. Дәреснең үзенчәлеге - теләсә нинди сәләтле һәм төрле белем дәрәҗәсе булган балага индивидуаль якын килү, балаларның эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән традицион алымнарны пластилиннан кисүне бергә алып бару.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International