2019 елның 4 нче июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатындагы паркта балалар Сабантуе үткәрелде.
Июль-мунча себеркеләре әзерләү ае. Июль аеның беренче көннәреннән Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында каен себеркеләре әзерләү оештырылды.
Мультфильмнар-теләсә кайсы бала тормышының аерылгысыз өлеше. Барлык балалар да бик күп мультфильмнарны беләләр һәм яраталар.
3 июль 2019г «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. балалар белән «Яраткан мультфильмнардан җырлар»мультвикторинасы үткәрде.
Викторинаның максаты: һәр баланы актив иҗади процесска җәлеп итү. Балаларга үзебезнең мультфильмнардан җырларга мәхәббәт тәрбияләү.
Әлки муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге тарафыннан «Спортландия»җәйге балалар мәйданчыгы эше оештырылды.
4июля 2019г «Кайгырту " приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән пластмасса кашыклардан эшләнмәләр ясадылар.
Максат: балаларны пластмасса кашыкларыннан эшләнмәләр ясау буенча яңа ысул белән таныштыру. Балаларның иҗади сәләтен, хыялларын үстерү. Вак моториканы камилләштерү.
«Яр Чаллының картлар һәм инвалидлар йорты» Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә 2019 елның 5 июлендә «Тормыш дәвам итә» музыкаль-шигъри кичә узды.
Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча белгеч Зәмфирә Суфьянова гаилә, мәхаббәт һәм тугрылык көненә багышланган
оригами техникасы белән чәчәкләр әзерләнү буенча мастер-класс үткәрде.
Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты балалары «Алые паруса» китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән чарада катнаштылар. Бәйрәм Россия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде.
Зәй муниципаль районында «Аеклык ноктасы»дигән алкоголь бәйлелеге булган пациентларны дәвалау буенча республика комплекслы психофармакология проектын гамәлгә ашыруда катнашуның ярты еллык йомгаклары ясалды. Әле 2018 елда ук район әлеге технологияне гамәлгә кертү буенча эксперименталь мәйданчык булды.
Мөмкинлекләре чикле балалар күңеленә юл яру җиңел түгел. Әлеге максатка ирешү өчен Менделеевск районының "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре бөтен көчләрен куя.