Куркынычсызлык барыннан да югары! - Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе буенча дәрес.

2019 елның 5 июле, җомга

"Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" технологиясе 2019 елның гыйнварыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гамәлгә кертелде һәм алып барыла. Бу вакыт эчендә дәресләрдә 80нән артык социаль хезмәт алучы булды. Дәресләр  лекцияләр, әңгәмәләр, викторинылар рәвешендә үткәрелә, практик өлеше дә бар, һәм  уен белән тәмамлана.

Бүген чираттагы шундый дәрестә безнең социаль хезмәт алучылар үзләренең белемнәрен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыттылар. Социаль эш буенча белгеч Ләйсән Вәлиулова янгын вакытында өйдә һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде, интернат-йортта эвакуацияләү юллары турында искә төшерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International