"Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көне кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала арасында «Мәхәббәт белән җылытылган гаилә» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: бәйрәм атмосферасын булдыру, кул бармакларының вак моторикасын үстерү.
Дәрес башында хезмәт буенча инструктор балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аның символикасы, гаилә традицияләре турында сөйләде. Балалар гаилә турында табышмаклар чишүдә актив катнаштылар, үзләренең гаилә бәйрәмнәре һәм традицияләре турында сөйләделәр. Аннары инструктор балаларга кайчы, кәгазь һәм җилем белән эшләү кагыйдәләрен искә төшереп, чәчәк-ромашка ясарга тәкъдим итте. Балалар бик теләп эшләрен башкара башладылар, ул төгәллек, түземлек һәм пөхтәлекне таләп итә иде.
Дәрес ахырында балалар үз эшләрен тәкъдим иттеләр, ә бүләкләрен чын йөрәктән әниләренә бүләк итәргә булдылар. Катнашучылар әлеге дәрестән уңай энергия һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.