“Мәхәббәт бар яшьтә дә килә”. Түбән Кама «Веста» үзәге

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

2019 нчы елның 3 нче июле көнне Түбән Кама «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» клубында торучы хатын-кызлар белән “Мәхәббәт бар яшьтә дә килә” дигән темага чираттагы дәрес уздырды. Максат: үзләре һәм балалары турында күзаллауларны киңәйтү, бер-берсенә карата ышаныч хисен ныгыту.

Дәрес башында психолог катнашучыларга «Ромашка», «Яраткан хат», «Никах игъланы», «Парларда сөйләшү», «Бәйләүче җеп» күнегүләрен үтәргә тәкъдим итте. Әлеге биремнәр катнашучыларга үз тормышларына яңача карарга, үзләре турында хаталы күзаллауларны билгеләп үтәргә, үзләренең эчке тискәре хис-тойгылары өстендә эшләргә, аларны тәҗрибәгә яки ресурска күчерергә мөмкинлек бирде.

Йомгаклаудаирәсендәкатнашучылариңкатлаулыбирем булып уңайсыйфатларыңны күрсәтүне атадылар. "Парлардасөйләшү»күнегүебикфайдалыбулды. Катнашучыларга кем ярдәм кулы сузарга әзер, ә кем үз гамәлләре белән “бәйлелек баткаклыгына тарта” икәнен аңларга вакыт җитте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International