Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә җепләренең ныклыгы » дигән бәйрәм концерты белән “Вдохновение” ветераннар хоры иҗат коллективы булды.
Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, халык иҗаты мәдәниятенә җәлеп итү һәм актив социаль тормышка юнәлеш бирү иде.
Артистлар баянның дәртле көе астында матур милли костюмнары, моңлы җырлары белән тамашачыларны музыка дөньясына җәлеп иттеләр. Рус халык мәзәк җырлары һәм гыйбрәтле мәсәлләр социаль хезмәт алучыларга яшь чакларындагы яшьлек атмосферасын искә төшерергә мөмкинлек бирде. Алар таныш көйләргә кушылып җырладылар, чын күңелдән артисларны алкышладылар. Хор башкаруында татар халык җырлары ветераннарның якты, аеруча тәэсирле номерлары булып калды.
Тамашачылар артистларга үзләренең җәйге ял вакытында аларга игътибар күрсәткәннәре һәм бәйрәм концерты бүләк итүләре өчен рәхмәт белдерделәр. Социаль хезмәт алучыларның шатлыклы йөзләре һәм аларның киләчәктә тагын концерт программасы белән килүләрен сораулары, кунаклар өчен тагын да зур бүләк булды.
Чарада 32 кеше катнашты.