ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр белән берлектә, традиция буенча, хезмәткәрләр каен себеркесе бәйләделәр. Бөтен шартын туры китереп бәйләү, саклау, файдасы турында хезмәт терапиясе инструкторы сөйләде һәм күрсәтте.

“Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узды. Балалар һәм ата-аналар өчен командалы рухны берләштерүгә ярдәм итүче уртак күңел ачу чаралары оештырылды.

Уеннарның берсендә балалар һәм ата-аналар алдына гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы булган гигант Ромашка элементларын җыю бурычы куелды. Русьтә әлеге кыр чәчәкләре элек-электән мәхәббәт чагылышы белән ассоциацияләнә.

«Без бергә булганда» (Нечкәбил балалары) проектында катнашучылар исеменнән бәйрәм кадагы булды. Алар барлык җыелганнарга да «Аккошлар мәхәббәте» җырына кушылып, коляскаларда дулкынландыргыч бию күрсәттеләр.

Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновация технологиясен тормышка ашыру кысаларында 2019 елның 1 нче яртыеллыгында җиде дәрес узды.

Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү  үзәгенә  йөрүче балалар  “АрскПласт” оешмасында  экскурсиядә булдылар.

6 июльдә бездә "Без көчле һәм кыю"дигән спорт-уен чарасы оештырылды. 

8 июль-Петр һәм Феврония парлары көне. 2008 елдан әлеге дата РФ рәсми бәйрәменә әйләнде һәм Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне исемен алды. Шушы уңайдан  бүген   Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Казан арты музеенда эшләүче  белгечләр   гаилә көненә нигезләнгән чара үткәрделәр.   

      2019 елның 8 нче июлендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында социаль хезмәт алучылар арасында чара оештырды. Гаилә ул яңа тормыш башы, күркәм традицияләрне дәвам итү.

     

      Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Макарова Елена гаилә ялын оештыру һәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру максатыннан “Гаилә аквареле» дигән чара үткәрде. Чарага социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 25 гаилә чакырылган иде.

Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 8-10 яшьлек 11 бала өчен “Һөнәр сайлау нигезләре” курсыннан “Иҗат һөнәрләре” дип аталган дәрес үткәрде.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова, иҗади сәләтләрен үстерү һәм бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән танышу максатыннан, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 бала белән “Ромашка чәчәге” мастер - классын үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International