Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова, иҗади сәләтләрен үстерү һәм бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән танышу максатыннан, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 бала белән “Ромашка чәчәге” мастер - классын үткәрде.
Мастер - класс башында социаль педагог балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы ромашка турында сөйләде. Аннан соң балаларга үз ата-аналарын сөендерергә, алар өчен ромашка веноклары ясап, «Гаилә акварель» бәйрәмендә бүләк итәргә тәкъдим итте. Малайлар һәм кызларга тәкъдим бик ошады. Алар зур кызыксыну белән эшкә тотындылар. Балалар кәгазьдән таҗлар ясадылар, аларны чәчәккә җыйдылар һәм чәч өчен ободокны Петр һәм Феврониянең чиста һәм якты мәхәббәт символы булган ак ромашкалар белән бизәделәр.
Иҗат процессы вакытында малайлар һәм кызлар үзләренең мәхәббәт һәм гаилә темасына фикер алыштылар һәм алар хәзер яши торган гаиләдә алга таба да яшәргә телиләр дигән нәтиҗәгә килделәр.