«Техник һөнәрләр». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Техникаларның күплелеге һәм төрлелегенән башка индустриаль һәм постиндустриаль дөньяны күз алдына да китереп булмый. Чөнки нәкъ менә җитештерү, продукциянең саны һәм сыйфаты арту аркасында без хәзерге дөньяда яшибез. Әмма нәкъ менә кеше анда төп рольне башкара. Иң прогрессив бер генә җитештерү өлкәсе дә техник белгечләрдән башка булмый, шуңа күрә бу төр эшчәнлектә зур квалификацияле хезмәткәрләргә ихтыяҗ бик зур.

Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысаларында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен «Һөнәр сайлау нигезләре» курсыннан «Техник һөнәрләр» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларның техник һөнәрләр турында белемнәрен киңәйтү.

Дәрес башында белгеч балаларны «техник һөнәрләр» төшенчәсе белән таныштырды. Шулай итеп, балалар электр энергетикасы, ягулык сәнәгате, машина төзелеше һәм металл эшкәртү, автомобиль төзелеше, космик сәнәгать һәм башка күп кенә һөнәрләр белән таныштылар. Аннары белгеч катнашучылардан нинди һөнәр белүләре турында сорады. Балалар техник һөнәрләргә программист, архитектор, механик, төзүче, инженер һәм башкалар керә дип җавап бирделәр. “Миңа кем булырга?” видеоролигын караганнан соң балалар үскәч үзләренең кем булырга теләүләре турында сөйләделәр, сайлаган һөнәрне кәгазьдә ясадылар. 

Балаларга дәрес бик ошады, алар белгечкә файдалы дәрес өчен рәхмәт белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International