Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлау. Тукай районы

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Тукай районындагы “Шәфкатъ” социаль хезмәт күрсәтү белгечләре, социаль хезмәткәрләр өйдә социаль хезмәттән файдаланучы гаилә парларын котлады. Иске Ерыклы авылында яшәуче Фахразиевларның гаилә корып яшәуенә 55 ел. Зөбәрҗәт туйлары белән Әзгам абыйны, Илгизә апаны район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мустафина, өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмагилова, социаль хезмәткәр Илүзә Мингалимова котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International