Якшәмбе көнне Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәмнең максаты: ата-аналар белән уртак эшчәнлек аша балаларда үз гаиләсенә, туганнарына мәхәббәт тәрбияләү һәм уртак гаилә ялының мөмкин булган формаларын күрсәтү. Бәйрәм урамда башланды, өлкәннәр һәм балалар бергәләп ярыштылар һәм уйнадылар. Аниматорларның якты һәм матур костюмнары, тере һәм күңелле музыка эмоциональ уңайлылык атмосферасын тудырырга ярдәм итте.