ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәме унаеннан, Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 2019 елның 8 июлендә, социаль хезмәт алучыларнын балалары өчен «Гаилә-ул синең белән мәңгегә!» дип исемләнгән танып-белу – күңел ачу чарасы уздырдылар

2019 елның 9 июлендә Яр Чаллы шәhәренең «Перекресток» социаль адаптация үзәгендә  “Бөтенроссия  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә»  15 социаль хезмәт алучылар белән чара үткәрелде. Чараны хезмәт буенча инструктор Рафиков А. Д. оештырды.

Гаилә. Бәхет  яшәгән җир

Нәрсә ул гаилә?  Гаилә-безнең һәрберебез өчен иң мөһиме, алар-якын һәм туган кешеләр, без яраткан, үрнәк алырлык, кайгырта торган кешеләр. Гаилә көне, ул чын мәхәббәт, тугрылык көне һәм, әлбәттә, нык, бәхетле гаилә көне.  Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 9нчы июльдә музыка җитәкчесе Городилова Н. Г. тәрбиячеләр белән берлектә 38 бала һәм аларның әти-әниләре өчен гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган бәйрәм үткәрделәр.  Бәйрәмнең максаты-гаилә әгъзаларына һәм якыннарга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.  Милена Петрова башкаруында «Кояшкай " һәм « Әни куллары» исемле җырлар яңгырады.    Балалар һәм аларның ата-аналары арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү максатыннан тәрбиячеләр Уламасова А. В. һәм Трофимова А. М. «Ромашка яса» исемле мастер-класс үткәрделәр.  Бәйрәм вакытында эмоциональ уңайлылык атмосферасы булдырылды: барысы да бергәләп табышмакларга җавап бирделәр, туп белән уйнадылар, биеделәр.

09.07.2019ел. “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Таныш булыйк !” дигән темага әңгәмә  үткәрелде.

        Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр  Юкәче авылында урнашкан “Казанская икона Божией Матери” чиркәүендә  булдылар.

 

     Россиядә  8 июль көнне «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»бәйрәмен беренче ел гына уздырмыйлар.

    Ә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» бәйрәме символы ромашка чәчәге булып тора. Ни өчен нәкъ менә шушы тыйнак чәчәк? Әйе, Русьтә нәкъ менә шушы кар кебе кап-ак кыр чәчәкләре мәхәббәт символы булып санала.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненэ багышланган «Гаилә сакчысы» күмәк эше.

       «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Яр Чаллы  шәһәрендә үзәк белгечләре гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган квест-уен уздырдылар.

Һөнәр сайлау һәрвакыт катлаулы, ә киләчәк хезмәт эшчәнлеге хайваннар белән даими аралашуны күз алдында тота икән, бу вазифа икеләтә җаваплы караш белән җентекләп уйланылган булырга тиеш. Шулай итеп, агымдагы елның 5 июлендә Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгының Кинология үзәгенә бардылар.

"Забота" үзәгенең социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә унбиш көнлек ялнын соңгы көнендә үзенчәлекле чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International