Сарман районы «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре гаиләләрне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар

2019 елның 9 июле, сишәмбе

   8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. «Ныклы гаилә» проектын тормышка ашыру кысаларында, Сарман  районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары    И. Р. Сәхипова,  "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Хуҗина Г. И., үзәк белгечләре, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре һәм Сарман районы «Шафкатъ»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Волонтер» берләшмәсе активистлары белән берлектә, мөмкинлекләре чикле балаларны  тәрбияләүче гаиләләрне бәйрәм белән котладылар. Гаиләләргә ромашкадан  букетлар  һәм бәйрәм  күчтәнәчләре  тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International