Гаилә. Бәхет яшәгән җир

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Гаилә. Бәхет  яшәгән җир

Нәрсә ул гаилә?  Гаилә-безнең һәрберебез өчен иң мөһиме, алар-якын һәм туган кешеләр, без яраткан, үрнәк алырлык, кайгырта торган кешеләр. Гаилә көне, ул чын мәхәббәт, тугрылык көне һәм, әлбәттә, нык, бәхетле гаилә көне.  Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 9нчы июльдә музыка җитәкчесе Городилова Н. Г. тәрбиячеләр белән берлектә 38 бала һәм аларның әти-әниләре өчен гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган бәйрәм үткәрделәр.  Бәйрәмнең максаты-гаилә әгъзаларына һәм якыннарга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.  Милена Петрова башкаруында «Кояшкай " һәм « Әни куллары» исемле җырлар яңгырады.    Балалар һәм аларның ата-аналары арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү максатыннан тәрбиячеләр Уламасова А. В. һәм Трофимова А. М. «Ромашка яса» исемле мастер-класс үткәрделәр.  Бәйрәм вакытында эмоциональ уңайлылык атмосферасы булдырылды: барысы да бергәләп табышмакларга җавап бирделәр, туп белән уйнадылар, биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International