«Гаилә сакчысы»

2019 елның 9 июле, сишәмбе

         8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм изге князь Петр һәм аның хатыны Феврония истәлегенә багышлана. Әлеге бәйрәм елдан-ел популярлаша бара. Күп кенә шәһәрләрдә төрле тантаналы һәм бәйрәм чаралары үткәрелә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе хезмәткәрләре дә бу бәйрәмнән читтә калмады. Алар исәптә торучы гаиләләре белән «Гаилә сакчысы» дигән күмәк эш башкарды. Әлеге чараның максаты - гаиләне берләштерү. Балигъ булмаган балалар һәм аларның әти-әниләре зур кызыксыну белән бәйрәмнең барлыкка килү тарихын тыңладылар һәм күмәк эшендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International