2019 нчы елның 4 нче июле көнне Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Ирина Кожевникова Россия хәрби тарихының истәлекле көннәре кысаларында «Минскны алу» дигән төркемле дәрес үткәрде.
2019 елның 5 июлендә "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе базасында "Түгәрәк өстәл"мәгълүмати-консультатив очрашу узды.
8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Гаилә, мәхәббәт, наз һәм тугрылык кебек гомумкешелек кыйммәтләре тормышыбызда бик мөһим. Гаилә кешегә мәхәббәт, ярдәм, тотрыклылык һәм шатлык бүләк итә.
2019 елның 8 июлендә "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Ныклы гаилә" проекты кысаларында оештырылган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чарада катнаштылар. Бу чара Г. Тукай исемндәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында узды.. Аны Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Каюмов Айрат Фәнил улы һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Рәхимова Гөлфия Айдар кызы ачып җибәрделәр.
Котлау сүзләреннән соң бүләкләү тантанасы башланды. Алып баручылар Әтнә районының илле елдан артык бергә гомер иткән “алтын парларын” сәхнәгә чакырдылар. Өлкәннәр үзләренең дулкынландыргыч һәм гаҗәеп мәхәббәт тарихы белән уртаклаштылар. Алып баручыларның “Мондый озын гомер итүнең сере нидә?” дигән соравына алар сабыр булырга һәм бер-берсенә хөрмәт итәргә киңәш иттеләр.
Чара концерт номерлары һәм чәй эчү белән үрелеп барды. Әлеге чара тамашачылар күңелендә зур тәэсир калдырды һәм залда шатлык һәм тантаналык атмосферасын ассызыклады.
2019 нчы елның 8 нче июле көнне Түбән Каманың «Веста» үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү уңаеннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 17 гаилә өчен «Гаилә бәхете сере» дигән чара узды.
«Забота» үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе базасында "Түгәрәк өстәл" мәгълүмати-консультатив очрашу узды.
2019 нчы елның 9 нчы июлендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Ләйсән Насыйрова "Абузар" мәчетенең дини конфессияләре вәкиле Али хәзрәт белән берлектә "Тормыш бүләк ит" дип исемләнгән түгәрәк өстәл «Тукай үзәк район хастаханәсендә» үткәрде.
Түгәрәк өстәлнең максаты булып абортларны кисәтү, булачак ата-аналарның физик, эмоциональ, психик, әхлакый һәм рухи сәламәтлеген саклау торды.
Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Саба муниципаль районының "Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән «Минем гаиләм - минем байлыгым" темасына чара үткәрделәр. Чара барышында балалар конкурсларда катнаштылар, кроссворд һәм табышмаклар чиштеләр, гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында барлык мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.
Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Балык Бистәсе муниципаль районында “Доверие – Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре “Гаилә даирәсендә” дип аталган фотозона әзерләделәр, ромашка символы белән беләзекләр өләштеләр. Бәйрәмгә социаль хезмәт алучы 35 гаилә балалары белән чакырылды.
Оригами- японча кагэзьне боклэу ул. Элек ул бары тик затлы кешелэр очен генэ булган, чонки кагэзь бик кыйммэт булган. Хэзер бутэн вакыт. Элеге заманда кагэзьдэн ботен кеше дэ телэсэ нинди эйберлэр ясый ала.
8 июль көнне Р.Ш.Фардиев исемендәге паркта “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышланган “Гаилә-тормыш нигезе” дип исемләнгән спорт – сәламәтләндерү чарасы булып узды.Әлеге күңелле бәйрәмгә “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләр кабул итүче төрле социаль категорияләрдәге гаиләләр һәм балигъ булмаган балалар чакырылган иде. Катнашучыларның гомуми саны 50 кешене тәшкил итте.