«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә «Минем гаиләм - минем байлыгым» дигән квест-уен

2019 елның 9 июле, сишәмбе

       «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Яр Чаллы  шәһәрендә үзәк белгечләре гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган квест-уен уздырдылар.

        Чараның максаты: төрле буын уеннарын искә төшерү һәм аларның гаилә ялын төрлеләндерергә мөмкин булган яңа төрләре белән таныштыру. Гаилә традицияләрен һәм кыйммәтләрен формалаштыруга ярдәм итү.

        Чара барлык катнашучыларны гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлау, аларга сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек теләүләр белән башланып китте. Бәйрәм кәефе һәм яхшы атмосфера тудыру өчен  катнашучыларның                                   яшьлек җырлары ярдәм итте.

         Уен яшь үзенчәлекләрен билгеләүче исемнәр белән аталып, 5 маршрутка бүленде. Алып баручы катнашучыларга квест-уен биремнәрен үтәргә ярдәм итү буенча  инструкция бирде, уенның  кагыйдәләре белән таныштырды. Социаль хезмәт алучылар һәр маршрутта  биремне үтәү белән бер хәрефне атап-ачкыч алдылар һәм уен ахырында бу хәрефләрдән һәрберсенә дә мөһим булган «Гаилә» сүзен төзеделәр. Чара ахырында социаль хезмәтләр алучы Владимир Громовның җырлары яңгырады, бу исә барлык катнашучылар өчен куаныч һәм бүләк булды.

         Социаль хезмәт алучылар кызыклы уеннарда катнашу мөмкинлегенә бик шат булдылар һәм командада, тату галәдә сыман, җылы мөнәсәбәтләр урнашуны билгеләп үттеләр.

         Чарада 27 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International