Россиядә 8 июль көнне «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»бәйрәмен беренче ел гына уздырмыйлар.
Ә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» бәйрәме символы ромашка чәчәге булып тора. Ни өчен нәкъ менә шушы тыйнак чәчәк? Әйе, Русьтә нәкъ менә шушы кар кебе кап-ак кыр чәчәкләре мәхәббәт символы булып санала.
Кыр чәчәкләренең матур төсләренә һәм хуш исләренә без җәй көне генә ләззәтләнә алабыз, бик тиз үтеп киткән һәм әлбәттә җәйнең бер өлешен һәм кыр чәчәкләре матурлыгын калдырасы килә...
2019 елның 8 июлендә бу бәйрәмгә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н. И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән матур ромашкалар ясадылар.
Безнең йөрәкләребез һәрвакыт наз һәм мәхәббәт белән тулып торсын, тормышыбызга изгелек һәм яхшылык кына килсен!