Җәй иҗат, төрле ачыш һәм проектларда катнашу өчен иң яхшы чор. Экологик белем бирү табигать дөньясына экскурсия үткәрмичә генә мөмкин түгел. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Латыш Фирдәүсә Камил кызы Арчаның «Өмет чаткысы " тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен экологик экскурсия үткәрде.
8 июль конне “Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен белгечләре «Нык гаилә» проектын тормышка ашыру кысаларында «Романтик" балалар сәламәтләндерү лагерында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрделәр.
Агымдагы елның 9 нчы июлендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсен Автоклуб үзешчәннәре Гарапшина Римма җитәкчелегендә хәйрия концерты белән сөендерделәр.
Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге хезмәткәрләре, беренче номерлы Чепья авыл китапханәсе мөдире Зиятдинова Залия белән берлектә тернәкләнүчеләргә “Мәхәббәткә чикләр юк” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.
8 июльдә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре карамакта торучы парлы өлкәннәребез өчен өстәл артында чәй табыны оештырдылыр.
8 июль көнне Нурлат районындагы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге психологы Белорусова Светлана волонтерлар белән берлектә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында өйдә социаль ярдәм алучы Озекиннар гаиләсендә булып кайтты. 38 ел элек Илья Владимирович һәм Тамара Андреевна бер-берсенә мәхәббәт һәм тугрылык өчен ант бирделәр һәм бу антка әлегә кадәр үк җаваплы булалар.
Һәр бала кызыклы тамашалар, театраль куелышларны ярата, әлеге чараларда үзләре дә катнашса, бу аеруча шатлыклы вакыйга, өстәвенә, җәй моның өчен иң яхшы вакыт.
Шулай итеп, Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучыларны ял көне клубының чираттагы очрашуына чакырдылар. Бу юлы белгечләр балаларны “Диңгез уеннары” дип исемләнгән спорт-күңел ачу программасында, ата-аналарны “Теләкләр картасы” дигән психокоррекцион дәрестә катнашырга тәкъдим итте.
2019 елның 9 нчы июльдә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Гыйльметдинова Г.Х. “Әйләнә- тирәбездәге дөнья” исеме буенча асфальтта рәсем кункурсы үткәрде.
“Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты” өлкәннәре җир җиләгендә сәяхәттә
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. «Ныклы гаилә» проектын тормышка ашыру кысаларында, Сарман районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И. Р. Сәхипова, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Хуҗина Г. И., үзәк белгечләре, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре һәм Сарман районы «Шафкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Волонтер» берләшмәсе активистлары белән берлектә, мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләрне бәйрәм белән котладылар. Гаиләләргә ромашкадан букетлар һәм бәйрәм күчтәнәчләре тапшырдылар.