Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәме унаеннан, Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 2019 елның 8 июлендә, социаль хезмәт алучыларнын балалары өчен «Гаилә-ул синең белән мәңгегә!» дип исемләнгән танып-белу – күңел ачу чарасы уздырдылар.
Балаларны Петр һәм Феврония тормышы, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, бәйрәмнең символы ромашка булуы белән таныштырдылар. Балалар бик теләп мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, үз гаиләләрендәге гореф-гадәтләр һәм йолалар турында сөйләделәр. "Минем ныклы гаиләм» дигән темага рәсем күргәзмәсе оештырылды. Чара барышында ата-аналар белән «Балалар белән рәхимсез мөгамәлә» темасына әңгәмә үткәрелде.
Чара бик күңелле, матур узды, балалар уеннар уйнадылар, барысына да кызыклы һәм мавыктыргыч булды, мондый чара оештыручыларда һәм анда катнашучыларда бик күп уңай эмоцияләр һәм якыннарына мәхәббәт һәм кайгыртучанлык бүләк итү теләге калдырды!
Чара ахырында балалар ата-аналар белән берлектә «Әниләр очен чәчәк бәйләме» ясадылар, татлы бүләкләр алдылар. Соңыннан әлеге бәйрәм балалар күңелендә генә түгел, ә хәтердә дә калсын өчен уртак фото ясалды.